Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Җиңүне каршылап» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

1 урынны Алабуга үзәк район хастаханәсе алды.

Гомумшәһәр планеркасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган муниципаль конкурста катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. «Җиңүне каршылап» хәрби тематикасында автомобильне иң яхшы бизәү» номинациясендә өч җиңүче билгеләнде.

1 урын — Алабуга үзәк район хастаханәсе
I дәрәҗә диплом һәм 30 000 сумлык сертификат баш табиб Мансур Потеевка тапшырылды.

2 урын — «Прикамнефть» нефть-газ чыгару идарәсе
II дәрәҗә диплом һәм 25 000 сумны «Татнефть» ГАҖнең социаль программалар үзәге җитәкчесе урынбасары Марс Зәкиев алды.

3 урын — КФУның Алабуга институты
III дәрәҗә диплом һәм 15 000 сумны институт директоры урынбасары Павел Лизунов кабул итте.

Катнашучыларның конкурс эшләре илнең героик тарихын чагылдырган хәрби-патриотик стильдәге транспорт чараларын бизәүгә иҗади якын килүне күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев