Алабугада инвалидлар декадасы ничек узачак
Хәзерге вакытта Алабуга районында 4606 инвалид кеше яши, аларның 460ы — балалар.
Ел саен 3 декабрь көнне Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә бөтен Россия буенча 1-10 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибарны җәлеп итү максатыннан Инвалидлар декадасы уза.
Хәзерге вакытта Алабуга районында 4606 инвалид кеше яши, аларның 460ы — балалар, дип хәбәр итте «Астра» тернәкләндерү үзәге директоры Галина Калашникова. Алабугада «Астра» дан тыш тагын өч республика социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе уңышлы эшли: психик тайпылышлары булган гражданнар өчен интернат-йорт, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт һәм «Доверие» үзәге. Шулай ук ишетү, күрү сәләте бозылган, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары һәм үсешләрендә тайпылышлар булган балалар өчен махсуслаштырылган белем бирү учреждениеләре дә хезмәт күрсәтә.
Галина Калашникова сүзләренчә, быелгы декадага илледән артык чара планлаштырылган.
— 1 декабрьдән алып 10 декабрьгә кадәр мөмкинлекләре чикләнгән алабугалылар шәһәрнең музей-күргәзмә объектларын, мәдәният һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең мастер-классларын бушлай карый, «Иллюзион» да киносеансларда була, берничә спорт чарасында катнаша алачак, — дип сөйләде ул.
Моннан тыш, кайбер шәһәр чәчтарашханәләре һәм мунчалары үз хезмәтләренә 30-50 процент ташлама бирәчәк, барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә инвалидлар өчен күңел ачу чаралары оештырылачак, ә мәгариф, мәдәният һәм яшьләр учреждениеләре махсус игелек дәресләре һәм концерт программалары үткәрәчәк.
Ункөнлекне 10 декабрьдә шәһәрнең Мәдәният йортында узачак традицион «Игелек марафоны»нда йомгаклыйлар.
«Игелек марафоны» ноябрьдә үк башлана — бу вакытта инвалид балаларның әти-әниләреннән «Хыяллар чынга аша» акциясендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Быелгы заявкаларда: конструкторлар, балалар планшетлары, проектор, кресло, батут, фотоаппарат, велосипед һәм роликлар.
Алар арасында тернәкләндерү чаралары, дару препаратлары һәм дәвалау кирәк булганнар да бар: йөрү имитаторы, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты, күзләрне аппарат белән дәвалау һәм башкалар. Моннан тыш, инвалид бала тәрбияләүче гаилә шәхси йорт эчендә санузел төзекләндерүдә ярдәм сорый, бала үскән саен аны күтәрү кыенлаша бит.
ДЦП авырулы бала булган гаиләгә 180 мең сумлык алгы терәк вертикализаторы бик кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев