Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада йорт фасадларын тәртипкә китерәләр

Дөрес урнаштырылмаган кондиционер өчен беркетмә төзелә.

Алабугада климат җайланмаларын урнаштырганда төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәләр. Муниципаль хакимият күпфатирлы йортларның фасадларында кондиционерларның тышкы блокларын урнаштыру белән бәйле хокук бозуларны бетерү буенча масштаблы эш алып бара.

Муниципаль контроль бүлеге тарафыннан торак милекчеләренә төзекләндерү кагыйдәләренең 3.2.8 пунктын бозган өчен 110 хәбәрнамә бирелгән инде. Беркетмәләрнең күпчелеге Тынычлык проспектындагы 34нче һәм Т. Гыйззәт урамындагы 16/73нче йортларда яшәүчеләргә карата төзелгән.

Бүгенге көнгә эш нәтиҗәсе:

  • Урнаштыруга 51 рөхсәт бирелгән 
  • 11 кондиционер сүтелгән
  • Яңа рөхсәтләр нигезендә 33 кондиционер кагыйдә буенча урнаштырылган

Искәртәбез, 2025 ел башыннан Алабуга районында яңартылган техник һәм архитектура нормалары гамәлдә. Алар нигезендә, сплит-системаларның тышкы блоклары бинаның тарихи яки архитектур йөзен бозмаслык итеп монтажланырга, фасадның бөтенлеген бозмаска һәм үтеп баручыларның иминлегенә куркыныч тудырмаска тиеш.

Кондиционерны инде урнаштырган яки куярга планлаштырган фатир хуҗаларына законнарны төгәл үтәргә кирәк. Киресенчә булган очракта җиһазлар мәҗбүри сүтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев