Алабугада йөз еллык суүткәргеч табылды
Бүгенге көндә суүткәргечнең бу өлеше, аның торышын һәм материалын өйрәнү өчен, шәһәр музеена тапшырылган.
Шушы көннәрдә подрядчы оешма Алабуганың тарихи өлешендә су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләгән вакытта, моннан 100 ел элек салынган иске агач торбаның бер өлешенә тап булган.
Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге директоры урынбасары Александр Деготьков сүзләренчә, төзүчеләр шундый искиткеч табыш турында хәбәр иткәннән соң, су белән тәэмин итү челтәрләрендә ремонт эшләрен алып баручы «Алабуга» махсус икътисади зонасы җитәкчелеге адресына торбаның бер өлешен музейга тапшыру үтенече белән, АДМЯ директоры Гөлзада Руденко исеменнән хат җибәрелгән. Бүгенге көндә суүткәргечнең бу өлеше, аның торышын һәм материалын өйрәнү өчен, шәһәр музеена тапшырылган.
— Гадәттә мондый максатлар өчен карагач һәм имән кулланганнар. Стахеев вакытында инде чуен торбалар салынган. Ләкин агач та бик чыдам материал, шуңа күрә ул әле тагын 200 ел хезмәт итә алырлык, − ди Александр Деготьков.
Белешмә өчен, беренче суүткәргеч шәһәр башлыкларының берсе, танылган рәссам Иван Иванович Шишкинның әтисе — Иван Васильевич Шишкин тарафыннан төзелгән һәм салынган.
Иван Шишкин туган ягына багышланган «История Елабуги...» һәм «Жизнь елабужского купца...» дип аталган биографик язмаларында суүткәргечне төзү һәм эшләтеп җибәрү турында сөйли:
«Өч елга — 1832 елдан 1835 елга кадәр — мине шәһәр башлыгы итеп сайладылар. Аеруча яз көннәрендә су җитмәгәнлектән, хезмәткә керү белән шәһәрне су белән тәэмин итү мөмкинлеген эзләдек... Шул ук вакытта шәһәр читендәге бер чокырда кечкенә генә чишмә бәреп чыкты. Мин аны тикшердем һәм торбалар аркылы суны шәһәргә китерергә булдым. Бу эш турында Камашевка сөйләдем, ул бу фикерне хуплады һәм үзенең киңәшләрен бирде. Ләкин су бөтенләй булмаган урынга су китерү фикеренә аннан башка беркем дә ышанмады, чөнки ул вакытта мондый эшләр турында белү түгел, ишеткәннәре дә юк иде. Шуңа күрә булышырга ризалашучы табылмады.
Шуннан моны үзем башкарып чыгарга булдым. Ләкин бу эш безнең өчен яңа иде: торбаларны ничек тоташтырырга, ничек салырга икәнлеген күргәнебез дә, ишеткәнебез дә юк. Су бик аз, шуңа күрә ул агып тормаслык итеп эшләргә кирәк иде. Коеларга насослар ясаучы Рязань осталарына торбаларны ясарга дип йөкләмә бирдем. Алар нарат урманыннан агачлар алып кайтып торбалар ясадылар һәм әзер канауларга салып та куйдылар. Су җибәргәннән соң, агып торган урыннарны вакытында күреп калу өчен, торба салынган канауларны ачык калдырдык. Торбалар мәйданнан югары ларьга кадәр салынган иде. Су җибәрүгә ике көн кала, яңгыр ява башлады һәм канаулар су белән тулды. Давыл торбаларны күтәрде һәм Тойма артындагы күлгә илтеп ташлады, торбалар ком белән тулды (бу июль ае иде). Мондый хәлләрдән соң шәһәр кешеләре эшнең барып чыгачагына ышанмады, «язмыш үзе каршы» дип әйтүчеләр табылды. Бернигә карамастан, шул ук көздә мин яңадан су кертү эшенә тотындым: торбалар эчендге комны чистарттык, һәм, ниһаять, канауларга салып куйдык; суны җибәрдек, ул берничә сажинга фонтан булып агып чыкты. Бу хәлгә халык гаҗәпләнүдән туктамады, көне буе килеп карап йөрделәр. Күпләр авыллардан махсус килеп, бу эшкә карап, гаҗәпләнделәр. Иң элек ике сажинлы багана куелган иде. Бу баганада берничә тишек ясалып, алардан төрле якка су агып торды. Мәйданда бу багана янында зур мичкә куйдырдым, аннан су ала башладылар. Бу чараларга ассигнацияләр белән 1600 сум үз акчаларымны тоттым — зур сумма булмаса да, ул вакытта минем өчен җитди акча иде. Бу чыгымнарда башка беркем дә катнашмады, ә мин ашыкмыйча, хуҗаларча һәм акчаны уңга-сулга таратмыйча тоттым.
Мин шәһәр башлыгыннан киткәннән соң, бу оешма яңа башлыкка күчте. Тиешенчә карап бетермәгәнлектән, белемнәр җитмәгәнлектән, тиздән фонтанда су бетте. Фонтаннан су агып торуга күнеккән халык сорый башлады. Җитәкчеләр шунда ук киңәш сорап миңа килмәде, берничә көн үзләре көйләргә маташты, ләкин берни дә булдыра алмады. Соңрак, үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннән соң, мин сәбәбен таптым һәм элеккечә суны җибәрдем. Янәдән халык куанды һәм канәгать булды, ә дворяннар һәм чиновниклар рәхмәт йөзеннән 1835 елның 25 апрелендә минем тырышлыгым һәм аның нәтиҗәсе аңлатылган рәхмәт хаты тапшырды».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев