Алабугада җир өсте челтәрләрен сүтүне дәвам итәләр
Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе Т. Гыйззәт урамындагы («Бердәм Россия» спорт комплексы каршында) җир өсте җылылык трассасын сүтәргә кереште.
− Участокның озынлыгы — 357 метр (714 метр торба үткәргеч), торбаларның диаметры — 219 миллиметр. Иске җир өсте челтәрләре урынына заманча ППМ-изоляцияле диаметры 159 миллиметр булган яңа җир асты торбалары монтажлана, аларның хезмәт итү вакыты 25 ел дип бәяләнә, − ди предприятие директоры Алексей Кисмяков.
Әлеге җылылык трассасы җитештерү объектларын: «Эссен Продакшн», «Нэк», салым инспекциясен, Әйләнеч шоссесындагы гипермаркетны җылылык белән тәэмин иткән. Торак йортлар һәм социаль объектлар бу торбаүткәргечкә бәйле булмаган.
Сүз уңаеннан, Алексей Кисмяков сөйләгәнчә, быел шулай ук Мәрҗани урамы, 20 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт янында җир өсте челтәрләрен сүтү планлаштырылган.
Әйтергә кирәк, берничә ел элек шәһәрдә җир өсте челтәрләрен сүтү буенча эш башланды. Беренчедән, мондый конструкцияләр шәһәрнең йөзен боза, икенчедән, алар инде бик күп еллар хезмәт итәләр. Шуңа күрә заманча стандартларга күчү башланды — җир асты челтәрләре озаграк һәм куркынычсызрак.
2019 елдан шәһәрдә 3,6 километр җир өстендәге җылылык челтәре сүтелгән, шул исәптән: шәһәр мәдәният сарае янында, Нечаев урамында, 3 нче һәм 10 нчы мәктәпләр территориясендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев