Алабугада ирекле халык дружинасының чираттагы рейды разводтан башланды
Анда район башлыгы Рөстәм Нуриев һәм Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов катнашты.

Рейдка безнең корреспондент та кушылды.
Ирекле халык дружиналары — җәмәгать тәртибен саклауда хокук саклау органнарына ярдәм күрсәтү өчен оештырылган иҗтимагый оешмалар. Дружина әгъзалары, яки халык дружиначылары, урамнарга чыга, патрульлек итә, документларны тикшерүдә һәм хокук бозуларны булдырмауда катнаша, шулай ук массакүләм чаралар вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итүдә ярдәм күрсәтә.
Ариф Саркаров — «Разведка» үзәге директоры, хәрби хәрәкәтләр ветераннарыннан дружина координаторы. Ул безгә шәһәр киңлекләрендә патрульлек итүнең максаты турында сөйләде.
— Алабугада дружина булдыру идеясе ничек барлыкка килде?
— Дружина булдыру идеясе бер ел элек барлыкка килгән иде, бу район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы. Ләкин ул чакта әллә ни ихтыяҗ юк иде. Бүген исә илдә шундый вәзгыять барлыкка килде, диверсантлар эшли, даими рәвештә пилотсыз куркыныч режимы кертелә. Район башлыгы белән үткәрелгән киңәшмәләрнең берсендә сугышчан хәрәкәтләр ветераннары көче белән ирекле дружина булдыру идеясе туды. Егетләр шәһәрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү белән кызыксыналар, һәм без сынап карарга булдык. Бер ай узгач, эш яхшы бара дип әйтә алам.
— Шәһәр киңлекләрен патрульләүнең дружина әгъзалары өчен шәхсән әһәмияте нәрсәдә?
— Килеп туган вәзгыятьтә егетләр үзләре турында гына уйламыйлар. Барысының да гаиләләре, балалары бар. Урамнарны патрульләү тәкъдименнән баш тарту турында уй булмады да. Бу безнең шәхси иминлегебез генә түгел, бу дусларыбыз, шәһәр халкы иминлеге. Ә тәртип сакларга кирәк, бигрәк тә МХО үткәрү вакытында, һәм моны барысы да аңлый.
— Кешеләр җитәме?
— Тулаем алганда, эшләр бара. Бездә МХО ветераннары гына түгел, ә әфганлылар, чеченнар, ветеран-десантчылар, чик сакчылары да җәлеп ителгән. Җитә. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә.
— Ә эш белән патрульлек итүне ничек бергә алып барасыз?
— Төп эш моңа комачауламый. Егетләр мөмкин булганча кизү торалар: кемдер иртәдән, кемдер төштән соң, кемдер кич белән. Проблема юк, эшлибез.
Рөстәм Нуриев җәмәгать тәртибен муниципаль хезмәтләр көче белән генә түгел, җәмәгатьчелек кулы белән дә сакларга кирәк, дип берничә тапкыр әйтте. Шәһәрдә патрульлек итүне яхшырак оештыру өчен тагын 30 га якын кеше кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев