Алабугада иртәнге рейд барышында юл кагыйдәләрен бозган өчен 27 административ беркетмә төзелгән
Шуларның 7се — автобус йөртүчеләргә.
Бүген иртән Алабуга-Гари-Абалач юлының 6нчы чакрымында ЮХИДИ хезмәткәрләре рейд үткәрде. Нәтиҗәдә, руль артына исерек килеш утырган 1 йөртүче ачыкланган. Аның машинасы махсус стоянкага урнаштырылган.
Моннан тыш, 4 машинада техник җитешсезлек ачыкланган, 11 йөртүченең страховкасы булмаган, куркынычсызлык каешын 1 кеше эләктермәгән, тонировка өчен — 3, документларсыз йөргән өчен — 2, тагын 1 йөртүче ЮХИДИ хезмәткәрләре таләбе буенча туктамаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев