Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада ишегалларын иске покрышкалардан чистарталар

Озак вакыт аларны чәчәк түтәлләре, киртәләр һәм башка төзекләндерү элементлары сыйфатында файдаланганнар.

Шәһәрне һәм районны санитар чистарту икеайлыгы кысаларында Алабугада ишегалларын иске автомобиль покрышкаларыннан чистарталар.

Озак вакыт аларны чәчәк түтәлләре, киртәләр һәм башка төзекләндерү элементлары сыйфатында файдаланганнар. Әмма хәзер мондый «бизәкләр» шәһәрнең заманча кыяфәтенә туры килми һәм бары тик ташландык тәэсир генә тудыра. 

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин сөйләгәнчә, апрельдә генә дә 12 тонна иске покрышка җыелган. Утильләштерүгә инде бер фура җибәрелгән.

— Май аендагы тикшерү нәтиҗәләре буенча июнь башында эшкәртүгә тагын бер партия покрышкалар җибәрү планлаштырыла, − ди Андрей Томилин.

Мондый эш дәвам итә. Соңгы рейдларда покрышкалар куллануның яңа очраклары ачыкланган: Матросов урамындагы 11нче йорт ишегалдында яшел зонаны киртәләү сыйфатында 37гә якын покрышка кулланылган, шул ук урамдагы 3нче һәм 5нче йортларда шундый ук хокук бозулар теркәлгән.

Шәһәр җитәкчелеге автомобиль покрышкаларын болай куллану санитария нормаларына һәм төзекләндерү кагыйдәләренә каршы килә һәм халыкны инициативаны хупларга һәм аларны вакытында чыгару өчен кирәкмәгән покрышкалар җыела торган урыннар турында хәбәр итәргә чакыра. Уртак тырышлык белән Алабуга тагын да чистарак һәм уңайлырак булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев