Алабугада исерек хәлдә машина йөртүчеләр турында хәбәр итү өчен телеграмма-канал эшли
Канал үз эшен сентябрьдә башлады, ул җирле дәүләт автоинспекторларының ярдәмчесе булып тора.
Алабугада яңа телеграмм-канал булдырылды, алабугалыларны исерек килеш машина йөртүчеләр турында хәбәр итәргә чакыралар.
Канал үз эшен сентябрьдә башлады, ул җирле дәүләт автоинспекторларының ярдәмчесе булып тора. Хокук бозучы турында хәбәр итү өчен «@Gibdd_Elabuga» исемле кулланучыга язарга кирәк. 2020 елның 9 аенда Алабуга районы территориясендә исерек хәлдәге машина йөртүчеләр катнашында 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 4 кеше һәлак булган, 3 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Узган елның шул ук чорында исерек хәлдә машина йөртүчеләр катнашында 7 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 2се һәлак булган, 5се төрле тән җәрәхәтләре алган. ЮХИДИ хезмәткәрләре кабат исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүнең 284 очрагын булдырмый калган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев