Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Иске Яңа елны билгеләп үттеләр

Быел бәйрәм ике мәйданчыкта оештырылды.

Яңа ел каникулларының унике көне сизелмичә узып та китте. Тылсымлы бәйрәмнең бер кайтавазы буларак, кичә Алабугада Иске Яңа елны билгеләп үттеләр. Быел бәйрәм ике мәйданчыкта оештырылды. 

Төп бәйрәм, гадәттәгечә, «Молодежный» стадионында узды. Бирегә, шәһәрнең төп чыршысына, тагын бер тапкыр бәйрәм атмосферасын тою максаты белән гаиләләр, яшьләр, актив ял яратучылар җыелды. Шәһәрнең төп чыршысы быел бик матур: шәһәр халкын төрле-төсле гирляндалар, кышкы пейзаж, зур чыршы, чыршы тирәли урнашкан зур шугалак җәлеп итә. Һәркемгә таныш Яңа ел җырларын җырлап балалар да, өлкәннәр дә әйлән-бәйлән уйнады. Ә кунаклар өчен сәхнә программасын Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм укытучылары, «Яңа буын» талантлар студиясе әзерләгән иде. Соло, ансамбльләр һәм дәртле флешмоблар — стадионда булган бер генә кеше дә читтә калмады, тырышып җырладылар һәм хәрәкәтләрне кабатладылар.

Мәрҗани урамы, 28 нче йорт ишегалдында аерым иҗади атмосфера хөкем сөрде. Шәһәрнең иң яхшы коллективлары тамашачыларга бәйрәм концерты бүләк итте. Балалар өчен уеннар оештырылды, бүләкләр тапшырылды.

Традицион кышкы уеннар һәм ярышлар белән беррәттән, теләге булган һәркем кайнар чәй эчеп, тамак туйдыра алды, ә иң кыюлар өчен кар машиналарында йөреп кайту мөмкинлеге булдырылды.

«Безнең гаилә өчен Иске Яңа ел — гадәти Яңа ел кебек үк күңелле бәйрәм. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйныйбыз, теләкләр әйтәбез. Ә монда, Шишкин буаларында тылсымлы атмосфера!» — дип уртаклашты алабугалы Светлана Иванова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев