Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган атна узачак

Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне ел саен ноябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

14 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Татарстанда Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган юл хәрәкәте иминлеге буенча чаралар узачак. Алабугада да төрле профилактик акцияләр үткәрү планлаштырыла. 

Дәүләт автоинспекторлары чаралар оештырачак, хезмәт коллективлары белән очрашулар, мәктәпләрдә ачык дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары үткәрәчәк.

18 ноябрьдә Татарстанның барлык мәктәпләрендә «Бердәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы көне» оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев