Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юл хәрәкәте иминлеге атналыгы башланды

Дәүләт автоинспекторлары хәрәкәттә катнашучыларга игътибарлы булырга киңәш итә.

15 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеге атналыгы уза. Төп максаты — балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау.

Атна дәвамында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтәчәкләр, җәяүлеләргә өстенлек бирмәүгә һәм балаларны йөртү кагыйдәләренә аерым игътибар бирәчәкләр. 17 сентябрьдә «Бердәм куркынычсызлык көне» узачак, ул вакытта барлык мәктәпләрдә балалар, ата-аналар һәм педагоглар өчен тематик дәресләр узачак.

Автоинспекторлар хәрәкәттә катнашучыларның барысын да игътибарлы булырга өнди. Машина йөртүчеләргә җәяүлеләр кичүләрендә тизлекне киметергә, ә җәяүлеләргә — рөхсәт ителгән урыннарда гына юлны кичәргә һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементларны кулланырга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев