Алабугада юлларны кардан чистартырга комачаулаучы 11 машинаны эвакуацияләделәр
Хәзер 2250 сумлык штрафтан тыш (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12 маддәсе нигезендә) автомобиль хуҗаларына эвакуатор хезмәтләре һәм штрафстоянкадагы вакыт өчен түләргә туры киләчәк.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре 11 автомобильне эвакуацияләгән. Интернациональ, Мәрҗани, Казан урамнары буйлап тиешсез урыннарга куелган бу машиналар махсус техника эшенә комачаулаган.
Бу хакта Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл-патруль хезмәте инспекторы Екатерина Монасипова хәбәр итте. Хәзер 2250 сумлык штрафтан тыш (РФ Административ хокук бозулар кодексының 12 маддәсе нигезендә) автомобиль хуҗаларына эвакуатор хезмәтләре һәм штрафстоянкадагы вакыт өчен түләргә туры киләчәк.
Ишегалларында машина кую проблемасы да кискен тора. Ишегалдын кардан чистарту көне турында алдан ук мессенджерлар, социаль челтәрләр яки такталардагы белдерүләр аша кисәтүләр булуга карамастан, бу эшкә бармак аша караучылар барыбер табыла. Моннан тыш, кайбер машина хуҗалары машиналарын теләсә-кайда калдыралар, махсус техника, мәсәлән, чүп ташучы машинага керү юлларын ябалар. Нәтиҗәдә, машина йөртүчеләргә контейнерларга якынлашып, чүп-чарны алып китү өчен төрле маневрлар ясарга, үзләренең һәм башка кешеләрнең машиналарын куркыныч астына куярга туры килә.
Муниципаль контроль бүлеге ишегалды территорияләреннән транспорт чараларын вакытында алу кирәклеген искәртә. Бу урамнарны һәм ишегалларын кардан һәм чүп-чардан сыйфатлы чистартуны тәэмин итү өчен мөһим. Мондый белдерүләрне игътибарсыз калдырган транспорт чаралары хуҗалары ТР КоАП 3.6 маддәсе буенча 2500 сум штраф белән административ җаваплылыкка тартылачак. Моннан тыш, аларга эвакуатор хезмәтләре һәм автомобильнең штрафстоянкада торган вакыты өчен түләргә туры киләчәк.
ФОТО: Д. Минһаҗев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев