Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юлларны ремонтлау: зур эшләр башланды

Бу атнада шәһәргә керү юлында ремонт эшләре башланды. Подрядчылар 3,1 километр юл өслеген яңартырга һәм эшләрне якын көннәрдә төгәлләргә планлаштыра.

АМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов билгеләп үткәнчә, эш «Торак массивларда юлларны ремонтлау» программасы кысаларында башкарыла. Аның буенча Алабуга районында 13,3 километр озынлыктагы юллар яңартылачак.

Аннары юлчылар тагын бер зур участокка — Әйләнеч шоссе урамына керешәчәкләр, анда ремонт «Көньяк парк» микрорайоны янындагы светофордан башлана һәм Чапаев урамы белән киселешкә таба дәвам итәчәк.

Юл эшләрен финанслауның гомуми күләме быел 1,5 миллиард сум тәшкил итәчәк. Алабуга районында юлларны һәм тротуарларны мондый масштаблы ремонтлау моңа кадәр әле булмаган. Җитәкче ассызыклаганча, аны гамәлгә ашыру республика һәм муниципаль программалар ярдәмендә мөмкин булды.
Кайсы юлларны беренче чиратта ремонтлыйлар?

Участокларны сайлаганда түбәндәгеләр исәпкә алынган:

— өслекнең торышы,

— соңгы ремонт вакыты,

— халык мөрәҗәгатьләре.

Проблемалы участоклар аз түгел, моңа быелгы кыш та сәбәп булган. Температура еш үзгәрүчән булды, ә бу асфальтка начар йогынты ясый.
Беренче чиратта аеруча игътибар таләп итә торган участоклар ремонтлана. Шуларның берсе — Чапаев урамы. Монда юл өслегенең бер өлешен яңартканнар инде, әмма биредә эш дәвам итәчәк — чиратта Тынычлык проспектыннан Промысловый тыкрыгына кадәр урам участогы. Ремонт эшләре Мәскәү урамында, Танайка шоссесында планлаштырылган, Үзәк базар районында Тынычлык проспектының бер өлеше яңартылачак.

Муниципаль программалар буенча быел финанслауның гомуми күләме 831 миллион 535 мең сум тәшкил итә. «Муниципаль юл фонды», «Асфальт-бетон өслекле юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау», «Автомобиль юлларын, урамнарны һәм машина юлларын капиталь ремонтлау», «Юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау», «Муниципаль юл фонды калдыклары», «Торак массивларында юлларны ремонтлау» һәм «Тротуарларны реконструкцияләү» программалары. Соңгы проект кысаларында Тынычлык һәм Нефтьчеләр проспектларында, шулай ук шәһәрнең тарихи өлешендә тротуарлар төзү һәм ремонтлау эшләре башкарылачак. «Реконструкция» төшенчәсенә бу очракта яшелләндерү дә, яктырту да керә.

Алты республика программасы буенча 606 миллион сумлык эшләр планлаштырылган. Әйтик, Олы Шүрнәк авыл җирлегенең Красная Горка поселогына керү юлы, Алабуга шәһәренә керү юлы, «Идел-Морт-Үмәк-Бажениха» М7 автомобиль юлы ремонтланачак, «Идел-Бәзәкә» М7 автомобиль юлында Тойма елгасы аша күпергә, «Алабуга-Лекарево-Олы Армалы» автомобиль юлына капиталь ремонт ясалачак. 137 миллион сум «Безнең ишегалды» программасы буенча юл эшләренә тотылачак.

Юл эшләре башланды инде, һәм якындагы атналарда халык беренче нәтиҗәләрне күрәчәк. Район җитәкчелеге автомобильчеләрне вакытлыча уңайсызлыкларны исәпкә алып, маршрутларны алдан планлаштырырга чакыра.

− Без ремонтның уңайсызлыклар тудыруын аңлыйбыз, әмма бу халыкның иминлеге һәм уңайлылыгы өчен кирәк, − дип билгеләп үтте Эдуард Гаязетдинов. — Ел ахырына Алабуга юл челтәре шактый үзгәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев