Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кар чистарту техникасының әзерлеген бәяләделәр

Техника кышка әзер — район җитәкчелеге кар чистарту техникасын карап чыкканнан соң шундый нәтиҗә ясады.

Смотр «ТР АМР Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» предприятиесе территориясендә узды. Чараның төп максаты — юл чистарту машиналарының һәм механизмнарның кышкы сезонга әзерлеген тикшерү.

— Техниканы карау нәтиҗәләре буенча, Алабуга районы һәм, аерым алганда, Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе кышкы чорга әзер дип ышанып әйтергә була. Машиналарга техник хезмәт күрсәтү үткәрелде, май һәм комплектлау детальләре алыштырылды, яңа кышкы резина куелды, − дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин.

Бүген предприятие паркында шәһәрне кардан һәм боздан чистартуга җәлеп ителәчәк 24 берәмлек техника бар. «КамАЗлар» һәм тракторларга кирәкле асылмалы җиһазлар куелган. Шулай ук мини-тракторлар бар, алар ярдәмендә шәһәр паркларында һәм скверларында, тротуарларда кар чистартылачак.

Аларда инде 18 хезмәткәр эшләргә әзер, якын арада штатны тулыландыру көтелә.

— 300 тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнде. Бу күләм әлегә җитәрлек, алга таба тагын сатып алу планлаштырыла, − дип уртаклашты Андрей Томилин.

Ул билгеләп үткәнчә, берничә атна элек идарәче компанияләрнең һәм торак милекчеләре ширкәтләренең дә кышка әзерлеге тикшерелгән. Алар шулай ук әзер. Кирәкле җиһазлар да, эшчеләр дә бар.

Шулай итеп, шәһәр территорияләре дә, идарәче компанияләр хезмәт күрсәткән йорт яны территорияләре дә колачланачак. Коммуналь хезмәтләрнең әзерлек сыйфатын техниканы карау гына түгел, алдагы кыш та күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев