Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кар яву нәтиҗәләрен бетерү өчен ике-өч көн кирәк булачак

Бу хакта Алабуга районының төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Соңгы өч көн Алабуга коммуналь хезмәткәрләре өчен зур сынау булды. Бу көннәрдә кар бик күп яуды. Урамнарны кардан чистарту белән 10 юл эшчесе, 26 берәмлек техника шөгыльләнә, шуларның 10ы — ялланган техника. Эш ике сменада алып барыла. 

Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә әйтелгәнчә, хәл катлаулы булган. Тракторлар юлларны кардан чистарта, ләкин бер сәгать вакыт үтәр-үтмәстән аны кабат чистартырга кирәк була. Өч көн эчендә 3000 кубометрдан артык кар чыгарылган.

Гидрометеоүзәк фаразлары буенча, якын көннрәдә явым-төшем көтелми, юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда эшләвен дәвам итәчәк. Бүген шәһәр урамнарында җыештыру белән 18 берәмлек техника һәм юл эшчеләре шөгыльләнә. Урамнар, тротуарлар чистартыла. Аннан соң паркларга игътибар биреләчәк. Коммуналь хезмәткәрләр сөйләвенчә, буран нәтиҗәләрен бетерү өчен тагын ике-өч көн кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев