Алабугада көчләүчедән зыян күргән кызны хастаханәдән чыгарганнар
Көчләүчедән зыян күргән кызны Балалар республика клиник хастаханәсеннән чыгарганнар.
Әмма табиблар кызның хәзерге вакытта кайда булуын хәбәр итми.
Исегезгә төшерәбез: 19 февральдә Алабуганың Пионер паркында аңсыз хәлдә булган кыз табыла. Соңрак 8 яшьлек кызның тәнендә кыйнау эзләре барлыгы һәм кул-аякларының өшегән булуы ачыклана. Кызны реанимациягә алып китәләр, соңрак ул Казанга ДРКБга китерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев