Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада хәрби әсирләр зираты территориясендә өмә узды

Бу территорияләр музей-тыюлык күзәтүе астында.

Алабуга музей-тыюлыгы хезмәткәрләре һәм Алабуга политехник көллияте студентлары — Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе активистлары япон, алман һәм Австрия хәрби әсирләренең зиратларын җыештырды.

Көмеш гасыр китапханәсе методисты Оксана Есипова сөйләгәнчә, бу территорияләр музей-тыюлык күзәтүе астында. Музей хезмәткәрләре биредәге тәртипне күзәтеп тора, шулай ук мәрхүмнәрнең туганнары белән эшли.

Искәртеп узабыз, алман зиратында 600дән артык хәрби әсир җирләнгән. Япон зиратында 85 кеше җирләнгән булган, ләкин Япония Хөкүмәте 1998 елда аларны эксгумацияләргә һәм Ватаннарына күчерергә карар кыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев