Алабугада кичә 1 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 135 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 31 кеше хастаханәгә озатылган, 104 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 69, Чаллыда — 25, Аксубай, Түбән Кама һәм Нурлатта −5, Югары Ослан һәм Зәйдә — 3шәр, Азнакай, Яшел Үзән, Минзәлә һәм Ютазыда — икешәр, Актаныш, Алексеевск, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
22 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 29 239 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 24 478 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 80 кеше.
Барлыгы 1 367 881 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 000 787 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев