Алабугада кичә 7 кеше коронавирус йоктырган
Барлыгы республикада соңгы тәүлектә 270 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 270 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 76сы — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 52 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 111 кеше йоктырган. Чаллыда — 15, Түбән Камада — 22, Алабугада 7 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 37 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.
31 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 137 248 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев