Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә 5 кеше коронавирус йоктырган 

Татарстанда соңгы тәүлектә 189 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 54 кеше хастаханәгә озатылган, 135 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 107, Чаллыда — 28, Чистайда — 6, Алабуга, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама һәм Спас районнарында — 5шәр, Лениногорскта — 4, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Мамадыш, Питрәч, Саба һәм Тукай районнарында икешәр, Әлмәт, Биектау, Зәй, Кукмара, Менделеевск районнарында берешәр кеше йоктырган.

1 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 30 960 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 25 344 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 39 кеше.

Барлыгы 1 578 713 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 039 028 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев