Алабугада кичә 5 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән
Татарстанда соңгы тәүлектә 187 кеше COVID-19 йоктырган.
Яңа вирус йоктырган 66 кеше хастаханәгә озатылган,121 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 100, Чаллыда — 21, Яшел Үзәндә — 8, Түбән Камада — 6, Алабуга, Нурлат, Саба районнарында — 5шәр, Биектау, Сарман,Тукай һәм Чистайда — 4шәр, Әлмәт, Югары Ослан, Зәй, Лаеш, Питрәчтә — 3шәр, Азнакай, Әлки, Лениногорск, Мөслим, Яңа Чишмә һәм Балык Бистәсе районнарында берешәр кеше йоктырган.
13 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 40 794 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 33 849 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 41 кеше.
Барлыгы 2 223 761 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 854 987 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев