Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә 6 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 99 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 27 кеше хастаханәгә озатылган, 72 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 41, Чаллыда — 18, Алабуга һәм Лениногорск районнарында — 6шар, Аксубайда −5, Әлмәт, Лаеш һәм Тукай районнарында — дүртешәр, Алексеевск һәм Спас районнарында — 2шәр, Зәй һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.

12 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 28 035 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 733 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 106 кеше.

Барлыгы 1 136 847 кешегә прививка ясалган. Шулардан 969 547 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев