Алабугада кичә 6 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән
Татарстанда соңгы тәүлектә 113 кеше COVID-19 йоктырган.
Яңа вирус йоктырган 27 кеше хастаханәгә озатылган, 86 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 65, Чаллыда — 13, Алабугада — 6, Яшел Үзән һәм Лениногорск районында — 4, Минзәләдә — 3, Югары Ослан, Кукмара, Түбән Камада — 2, Аксубай, Алексеевск, Әлмәт, Зәй, Лаеш, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
17 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 44 411 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 37 658 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 19 кеше.
Барлыгы 2 321 570 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 870 126 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев