Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кичә тагын 3 кешегә коронавирус диагнозы куелган

Татарстанда соңгы тәүлектә 271 кеше COVID-19 йоктырган.

Яңа вирус йоктырган 78 кеше хастаханәгә озатылган, 193 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 174, Чаллыда — 34, Питрәчтә — 6, Алексеевск, Лаеш һәм Түбән Камада — 5, Яшел Үзән, Нурлат, Спас һәм Тукай районнарында — 4шәр, Биектау, Алабуга һәм Чистайда — 3, Аксубай, Буа һәм Минзәләдә — 2, Азнакай, Баулы, Югары Ослан, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Менделеевск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Саба һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

18 ноябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 34 999 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 27 598 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 192 кеше.

Барлыгы 1 820 879 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 277 895 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев