Алабугада кичә тагын 39 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 2951 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Татарстанда кичә 2951 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 442се — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 219 кеше хастаханәгә озатылган.
Казанда коронавирусны 1414 кеше йоктырган. Чаллыда — 249, Түбән Камада — 169, Алабугада 39 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 45 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.
22 февральгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 100 695 очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев