Алабугада кичә тагын 5 кеше коронавирус йоктырган
Татарстанда соңгы тәүлектә 348 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән.
Яңа вирус йоктырган 48 кеше хастаханәгә озатылган, 300 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 204, Чаллыда — 45, Яшел Үзәндә — 13, Түбән Кама һәм Чистайда — 7, Буа, Яңа Чишмәдә — 6шар, Алабуга, Лаеш, Теләчедә — 5шәр, Әлмәт, Бөгелмә, Югары Ослан, Мамадыш, Менделеевск, Тукай районнарында — 4шәр, Балтач, Зәй, Лениногорск районында — 3шәр, Арча, Питрәч, Тәтеш һәм Ютазыда — 2шәр, Актаныш, Кукмара, Минзәлә, Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.
25 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 45 873 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 38 410 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 108 кеше.
Барлыгы 2 365 430 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 884 135 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев