Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Колосовка юлы ачылды

Ремонт 4 ай дәвам итте.

1 сентябрьдә, төзекләндерүдән соң, Колосовка юлы буенча машина юлы яңадан ачылды. Ремонт 4 ай дәвам итте.

Ремонтның озакка сузылуы эш күләме һәм кайбер участокларның катлаулы булуына бәйле иде. Мәсәлән, юл кисәк өскә күтәрелмәсен өчен бер урында туфракны биш метрга кадәр казып алырга туры килгән. Хәзер биредә юлда кискен менү-төшү урыннары юк, машиналарны ерактан күрү дә яхшырган. Танайка елгасы аша күпер янындагы юлны ремонтлау да шактый көч таләп иткән.

— Эш вакытында без Колосовка карьерында бут ташына тап булдык. Без аны ай ярым дәвамында экскаваторлар белән алдык, шуңа күрә тоткарлык килеп чыкты, − ди «Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең Алабуга филиалы участогы җитәкчесе Динар Җәббаров.

Гомумән алганда, бу вакыт эчендә бик зур эш башкарылган. Иске тротуарлар сүтелгән һәм яңалары салынган, юлдан төшә торган 23 урын ремонтланган һәм төзелгән, торбалар, откослар алыштырылган, 120дән артык юл билгесе урнаштырылган.

— 2,5 километр асфальтны һәм аның нигезен салкын регенерация ысулы белән тулысынча үзгәрттек. Барлыгы 3,2 км юл капиталь ремонтланды, − дип аңлатты Динар Җәббаров.

Ремонт тулысынча 1 октябрьгә тәмамланачак. Хәзер эшчеләргә машиналар хәрәкәтенә комачауламый торган кайбер эш төрләрен тәмамлыйсы калган.

Җитәрлек финанслау булган очракта, бу юлдагы төзекләндерү эшләрен киләсе елда да дәвам итәргә планлаштыралар. Ул чакта район чистарту корылмаларыннан алып М-7 «Волга» трассасына кадәрге участок төзекләндереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев