Алабугада коронавирус белән авыруның 9 яңа очрагы расланган
8 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 3661 очрагы теркәлгән.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 53 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
4 кеше хастаханәләргә озатылган, 49 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңелчә яки симптомсыз авыру формасы). Ачыкланган очракларның барысы да авыру белән якыннан аралашу нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Авыручыларның яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 7 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 16 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 20 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 7 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
География:
Казан — 22
Яр Чаллы — 6
Балтач — 1
Югары Ослан — 1
Биектау — 2
Чүпрәле — 6
Алабуга — 9
Кайбыч — 1
Кама Тамагы — 1
Түбән Кама — 2
Питрәч — 1
Тукай районы — 1.
8 июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның барлыгы 3661 очрагы теркәлгән.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев