Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавирус йоктыруның 2 очрагы ачыкланган

Барлыгы республикада соңгы тәүлектә 258 кешенең COVID-19 йоктыруы теркәлгән. 

Татарстанда кичә 258 кеше COVID-19 йоктырган. Шуларның 17се — 18 яшькә кадәр балалар. Яңа вирус йоктырган 20 кеше хастаханәгә озатылган.

Казанда коронавирусны 91 кеше йоктырган. Чаллыда — 16, Түбән Камада — 21, Алабугада 2 кешедә инфекция ачыкланган. Татарстанның 28 районында COVID-19 йоктыручылар теркәлгән.

8 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 139 352 очрагы теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев