Алабугада коронавирус йоктыруның тагын бер яңа очрагы теркәлгән
31 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5602 очрагы ачыкланган.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 33 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
6 кеше хастаханәләргә салынган, 27 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 4 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 19 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 3 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 2 очрак ачыкланган.
Казанда — 18, Яр Чаллыда 4 кеше коронавирус йоктырган. Әлмәт, Кайбыч, Лаеш районнарында икешәр очрак ачыкланган. Балтач, Югары Ослан, Алабуга районнарында берәр очрак теркәлгән.
31 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5602 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4499 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 27 кеше.
фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев