Алабугада коронавирус йоктыруның тагын 1 очрагы ачыкланган
Татарстанда соңгы тәүлектә 49 кеше COVID-19 йоктырган.
Яңа вирус йоктырган 20 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 20, Чаллыда — 7, Әлмәт, Түбән Кама һәм Тукай районнарында — 3, Зәй һәм Лениногрск районында — икешәр, Актаныш, Алексеевск, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Лаеш һәм Нурлат районнарында берешәр кеше йоктырган.
10 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 436 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 594 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 39 кеше.
Барлыгы 885 160 кешегә прививка ясалган. Шулардан 688 962 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев