Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада коронавируска каршы назаль вакцина ясый башладылар

Нәтиҗәсе мускулга ясала торганындагыдан берни белән дә аерылмый.

Бу атнадан Алабугада коронавируслы йогышлы авыруга каршы «Спутник V» вакцинасының борын аша кертеп вакциналаштыру башланды. Нәтиҗәсе мускулга ясала торганындагыдан берни белән дә аерылмый. 

Алабуга ҮРХ баш табибы Рамил Сәфәров әйтүенчә, «Спутник V» 18 яшькә җиткән барлык гражданнарга, шул исәптән йөкле хатын-кызларга да каралган.

Бүгенге көндә шәһәрдә вакцина ясата торган пунктлар өч урында — шәһәр поликлиникасында, Шәһәрлек (Городищенская) урамындагы филиалда һәм 4нче микрорайондагы филиалда эшли. Авыл җирлекләре һәм оешмалар буенча шулай ук мобиль бригадалар бар. 

Өстәп шунысын да әйтик, авыруның беренче билгеләре күренүгә, өйгә табиб чакыртырга кирәк, үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев