Алабугада көзге ярминкәләрдә 28,5 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган
Ярминкәдә тәкъдим ителгән продуктлар арзан бәяләре белән аерылып тора.
Алабугада узган 10 ярминкә нәтиҗәләре буенча 28,5 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе сатылган.
Оештырылган сәүдә нәтиҗәсендә алабугалылар 22 тоннадан артык ит, 343 тонна яшелчә, 11,5 тонна сөт продукциясе, 3 тонна бал һәм башка товарлар сатып алганнар. Шулай ук ярминкәләрдә 108 тонна ашлык сатылган.
Ярминкәләрдә «Яңа Юраш» җәмгыяте, «Яшь Көч» агрофирмасы, «Колос» кооперативы, «Светлая долина» җәмгыяте, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр һәм авыл җирлекләре актив катнаша. Шәхси хуҗалык алып баручылар, үзләре өчен генә түгел, ярминкәдә сату өчен дә продукция җитештерә.
Ярминкәдә тәкъдим ителгән продуктлар арзан бәяләре белән аерылып тора. Мәсәлән, кишер, бәрәңге һәм чөгендер килограммы 25 сумнан, суган — 30 сумнан, карабодай ярмасы — 45 сумнан, шикәр — 60 сумнан, ә сыер ите — 500 сумнан һәм дуңгыз ите 270 сумнан сатыла.
Ярминкәләр һәр шимбә «Мираж» сәүдә үзәге территориясендә 9-15 сәгатьләрдә уза. 28 декабрьгә кадәр шәһәр халкы һәм кунаклар ярминкәләргә килергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев