Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Көзге» халык театры спектакле булды

Театр режиссеры Нина Сәлимуллина бу юлы танылган язучы Заһид Мәхмүди әсәрен сайлаган.

Сентябрьнең 16сында шәһәр Мәдәният сарае сәхнәсендә «Көзге» татар халык театры коллективы «Әче балан» спектаклен куйды. Театр режиссеры Нина Сәлимуллина бу юлы танылган язучы Заһид Мәхмүди әсәрен сайлаган.

Иң башта әсәр авторы турында әйтми калып булмый (шушы елның гыйнварында кинәт кенә 61 яшендә бакыйлыкка күчкән Заһид Мәхмүдинең урыны җәннәттә булсын). Башкалада танылганнан соң, туган ягы Кукмарага кайткан, анда газеталар бастыру белән шөгыльләнгән, зоопарк булдырып, гомумән, җир җимертеп эшләп йөргән язучы, журналист, режиссер, төрле яктан талантлы кеше буларак, әдәбият һәм сәнгать сөючеләрнең хәтерендә озак сакланыр.

Заһид Мәхмүдинең «Әче балан» әсәре буенча 2015 елда улы Фәнис Камал төшергән «Җәза» фильмында төп рольне автор үзе башкарган. Соңрак ул «Кара» атамасы белән рус теленә тәрҗемә ителде. «Әче балан» — 2003 елга кадәр язылган әсәр. Нәкъ шул вакытта илдә наркотик матдәләргә бәйлелек аркасында килеп чыккан каршылыклар көчәйде. Бу мәсьәләнең әле дә булса көн кадагыннан төшкәне юк. Билгеле, әсәрдә кузгатылган темалар тагын да киңрәк.

Дөрес, быелгы спектакльгә әзерләнгәндә, Нина ханым Сәлимуллина фильмны күздә тотмаган. Фәлсәфи яктан караганда, яшәешебездә тәңгәллек дигән нәрсә бар бит. Менә шул теория буенча, әдәбият-сәнгать әһелләренең уй-фикерләре бер тирәдәрәк йөри, күрәсең. Ник дигәндә, Нина Сәлимуллина безнең газетага бервакыт үзенең наркотикларга каршы язылган шигырен биргән иде. Мәгариф оешмаларында сәламәт яшәү рәвешен тарату буенча эш көчәйтү бурычы алга куелган чорда ничек кирәкле бит бу дип уйлаганым истә. Һәм бу тема аңа бер дә тынычлык бирми. Наркотиклар куллану аркасында күпме яшь кешенең гомере фаҗигале тәмамлануы беркемне дә битараф калдыра алмый, ләкин бу афәткә каршы тору юлларын табу хакында уйланырга һәркемнең көченнән килми.

Кешенең аңына кайчан, нәрсә, ничек тәэсир итәсен белмибез бит. Шулай да тәрбия алымнарын әлегә беркемнең дә инкарь иткәне юк. Әдәбият һәм сәнгать шул тәрбияви көче белән алдыра да инде. Гасырлар буе кешене сүз һәм гамәл тәртипкә өйрәтеп килгән. Гаиләдә ата-ана тиешлесен бирә алмаса, әйләнә-тирәлек ул бушлыкны тутыра. Кешенең үзенә сайларга кала: кайсы юлдан китәргә?

Киләчәк буынга аң-белем, тәрбия бирерлек әсәр эзли Нина ханым. Һәм Заһид Мәхмүдинең «Әче балан» әсәренә туктала. Сценарий төзегәндә, үзе язган җырны, көйне файдалана. Мәңгелек тема булган аталар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәткә бүгенге көннең төп проблемаларыннан берсе — наркоманлык фаҗигасе дә килеп кушыла. 

Күренешләр үзәгендә: Баязит һәм аның улы Альберт. Баязит ролен Татарстаның атказанган мәдәният хезмәткәре Эмиль Хуҗиәхмәтов башкарды, аның авыру хатыны Әлфия ролендә — Гөлсем Гайфетдинова уйнады. Альберт образын сәхнәдә тулысынча диярлек ышандырырлык итеп күрсәтә алган Илназ Шакирҗановны тамашачылар аеруча дәррәү алкышлады. Баязит һәм Әлфиянең бакча күршеләре Кадрия ролендә — Раушания Насыйбуллина, Кендек кушаматлы ир-ат ролендә — Альберт Хәбибуллин, Света һәм, Баязит белән Әлфия фатирын сатып алган хатын ролендә — Нэлли Аникина, милиция капитаны ролендә — Илсур Шиһапов булды. Күрше хатыны ролен Нина Сәлимуллина үзе башкарды. Тыңлаган саен, тыңлыйсы гына килә — Нинаның тавышы шундый. Берничә генә реплика булсын, ул аны шундый үтемле, шундый аһәңле итеп әйтә, һәр сүзе баш миенә барып җитә. Кыскасы, спектакльдә катнашучыларның берсен алып, икенчесен куярлык түгел, алар һәммәсе үз урынында иде.

Тагын шунысы бар, Нина Алексей кызы «Көзге» татар халык театрының бу чыгышын карарга авторның туганнарын да чакырган булып чыкты. Спектакль тәмамлангач, Заһид Мәхмүдинең тормыш иптәше Рәшидә ханым һәм аларның уллары Фәнис Камал фикерләрен дә ишеттек. Фәнис Камал, режиссер буларак, рольләрне башкаручыларның осталыгын, әсәрнең куелышындагы отышлы алымнарны билгеләп үтте һәм театр коллективын Кукмара сәхнәсендә дә күрергә теләвен белдерде.

Тамашачылар тагын бер тапкыр рәхәтләнеп татарча театр карады, һәм ул бик кирәкле уйлар кузгатырлык булды.

— Спектакль безнең укытучыларыбызга, укучыларыбызга да, килгән әти-әниләребезгә дә бик ошады, чөнки ул хәзерге көннең актуаль мәсьәләләрен яктырта, артистлар профессиональ уйнады. Мондый спектакльнең Алабуга кешеләре тарафыннан куелуы горурлык хисләре тудыра, — диде 2нче татар гимназиясенең татар теле укытучысы Венера Мостаева үзенең бу кичтә алган кичерешләре белән уртаклашып.

Шәһәребезнең 8нче мәктәп мөгаллимәсе Хашия Төхбәтуллина да Нина Алексей кызына бик рәхмәтле:
— Театр төркемен туплап, шундый әһәмиятле әсәрне сәхнәләшергән, безне бергә җыйганы өчен зур рәхмәт. Рәхәтләнеп карадык, спектакльдән соң аралаштык, фикер алыштык, татар мәдәниятын үстерүдә зур тырышлык бу, — диде ул.
Зөлфия ПРИМАКОВА

Фото: Алабуга шәһәр Мәдәният сараеның матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев