Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада күп балалы гаиләгә торак сертификаты тапшырдылар

Анда алты бала тәрбияләнә.

Шәһәр һәм район тормышы мәсьәләләре буенча киңәйтелгән киңәшмәдә Маммадовлар гаиләсенә торак сертификаты тапшырдылар. Анда 15, 14, 9, 8, 4 һәм 2 яшьлек алты бала тәрбияләнә.

− Бу фатирны бик көттек, сөенечтән хәтта күзләргә яшь килә. Безгә күрсәткән ярдәме өчен район җитәкчелегенә, район башлыгы Рөстәм Нуриевка рәхмәт әйтәсе килә, — ди Галина Маммадова.

Хәзер аның гаиләсе Олы Шүрнәк авылында яши, тиздән алар Алабугага яңа фатирга күчәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев