Алабугада куркыныч ярышлар — машиналарда дрифт ясау белән көрәшәләр
Алабугада җирле экстремаллар Шәһәрлектәге мәйданны үзләштерде.
Россиядә җәмәгать урыннарында дрифт тыелган. Бу куркыныч йөрү манерасы булып санала һәм транспорт эксплуатациясе куркынычсызлыгына янаган гамәлләр буларак РФ Җинаять кодексының 267.1 маддәсе буенча җәзалана.
Хәтта буш парковкаларда төнлә машиналарда дрифт ясау — закон бозу булып санала.
Алабугада җирле экстремаллар Шәһәрлектәге (Городище) мәйданны үзләштергән. Машиналарда мондый төнге «уеннар» кешеләрнең иминлегенә яный һәм җитди борчу тудыра.
Хокук бозуларны булдырмау максатында һәм дрифт сәнгатендә үзләрен сынап карарга теләүчеләр өчен шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү элеккеге экстрим-парк территориясен чистартты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев