Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Куркынычсызлык каешы» операциясе бара

Операция 4 августка кадәр дәвам итәчәк.

Алабугада 4 июльдән 4 августка кадәр «Куркынычсызлык каешы» оператив-профилактик чарасы уза. Инспекторлар рейдлар үткәрә, хокук бозучыларны ачыклый. Алабуга районында ачыкланган хокук бозулар турында өстәмә хәбәр итәчәкбез. 

Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы полиция майоры Илфир Васылов куркынычсызлык каешларын куллану машина йөртүче һәм пассажир өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булу яки имгәнү ихтималын 70 процентка киметә дип сөйләде.

Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеген искәртте һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга һәм куркынычсызлык каешларын онытмаска чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев