Алабугада Кыш Бабай резиденциясе эшләвен дәвам итә
Резиденция 8 гыйнварга кадәр эшли.
Алабугада Кыш Бабай резиденциясе эшли. Ул Гуляй паркының күзәтү мәйданы астында урнашкан.
Теләге булган һәркем резиденциягә килеп, Кыш бабайга шигырь сөйли һәм аның белән фотога төшә ала. Әти-әниләр бүләк стаып алып, аны резиденциядә тапшыруны оештыра.
Резиденция 26 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр эшләячәк. Эш режимы: 13.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр. Керү бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев