Алабугада «Кышкы каникуллар» оператив-профилактик чарасы башланды
Акциянең төп максаты — мәктәп каникуллары вакытында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.
Алабугада 2024 елның 23 декабереннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр «Кышкы каникуллар» оператив-профилактик чарасы узачак.
Акциянең төп максаты — мәктәп каникуллары вакытында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү.
Рейд чаралары барышында юл-патруль хезмәте экипажлары балалар күпләп йөри торган урыннарга һәм җәяүлеләр кичүләренә игътибарны арттырачак.
Алабуга дәүләт автоинспекциясе ата-аналарны яңа ел бәйрәмнәре вакытында юлларда балаларның куркынычсызлыгына игътибарны көчәйтергә, үз үрнәкләре белән аларда юл хәрәкәте культурасын формалаштырырга чакыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев