Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада кышны озату бәйрәме Шишкин буаларында узачак

Кышкы халык күңел ачулары Май чабуга бәйле түгел.

Шишкин буаларында кышны озату бәйрәме — районда үткәрелә торган традицион чараларның берсе. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, алабугалылар көн дәвамында җирле продукцияне отышлы бәяләрдән сатып ала алсын өчен, товар җитештерүчеләргә ярминкәдә кимендә 10 процент ташлама белән сату итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. 

Кышкы халык күңел ачулары Май чабу яки дини бәйрәмнәргә бәйле түгел, дип ассызыклады Рөстәм Нуриев. Ул февраль ахырында яки март башында, алабугалылар тимераякта һәм чаңгыда шуа алырлык вакытта, сезонны ябу чарасы буларак оештырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев