Алабугада әлегә быел туган балалар юк
Яңа елның беренче көнендә Татарстан Республикасында 39 бала дөньяга килгән: 23 малай һәм 16 кыз, дип хәбәр итәләр Алабуга үзәк хастаханәсендә.
Яңа туган балалар арасында әлегә алабугалылар юк, әмма тиздән булачак әниләребез дә безне күңелле яңалыклар белән сөендерәчәк!
Чын күңелдән әти-әниләрне һәм аларның якыннарын котлыйбыз! Нык сәламәтлек һәм иминлек телибез!
Искәртеп узабыз, узган ел Алабуганың беренче сабые 1 гыйнварда Түбән Кама бала тудыру йортында дөньяга килгән иде. Кыз 14.48 сәгатьтә дөньяга килә. Аның авырлыгы - 3310. Ул гаиләдә беренче бала булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев