Алабугада Мәдәният сарае каршындагы мәйдан үзгәрәчәк
Быел Алабуганың Мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйдан заманча, уңайлы һәм матур иҗтимагый киңлеккә әвереләчәк.
Киң колачлы проект, аның этаплары турында Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева сөйләде.
Эшләр тулы көченә бара. Мәдәният сарае бинасында капиталь ремонт яртылаш башкарылган инде. Биредә бөтен нәрсәне: яктылык һәм тавыш җиһазларын, креслоларны алыштырачаклар, паркет һәм мәрмәр залларны төзекләндерәчәкләр. Ә эчтә ремонт тәмамлануга, төзүчеләр 4000 квадрат метрдан артык мәйданлы территорияне төзекләндерүгә керешәчәкләр.
«Замана үзгәрә, һәм төзекләндерүгә дә заманча стиль кертү мөһим», — диде Эльмира Әхмәдиева.
Элек нефтьчеләр ярдәмендә булдырылган фонтан урынына яңасы куелачак. Нефтьчеләргә куелган һәйкәл мәйданның уң ягына күчереләчәк, ә аның урынында үзәктә яңа фонтан төзеләчәк. Киңлекне тулысынча гранит брусчатка белән түшәп, заманча яктырту һәм уңайлы эскәмияләр урнаштырачаклар. Шулай ук агач-куаклар утырту планлаштырыла.
«Яз җитүгә фонтанны монтажлау эшләренә керешү өчен мәйданчыкта демонтаж эшләре үткәрелә башлады инде. Безнең бурыч — яңартылган территорияне Республика көненә тапшыру», — дип ассызыклады башкарма комитет җитәкчесе.
Шунысы мөһим, проект алабугалылар белән берлектә булдырылды. Аның эскизы узган елның язында чакырылган экспертлар, җирле дизайнерлар, башкарма комитет белгечләре һәм шәһәр активистлары катнашында эшләнгән. «БАРС» яшьләр үзәгендә үткән ачык тыңлауларда активистлар белән бергә проект буенча фикер алышулар үтте, ахыргы проектта барлык тәкъдимнәр дә исәпкә алынды.
Проект комплекслы финанслана. Мәйданчык нигезен әзерләү эшләре «Иҗтимагый киңлекләр» республика программасы кысаларында алып барыла — бу объектны алабугалылар тавыш бирү юлы белән үзләре сайлаган. Гранит брусчатканы «Татнефть» компаниясе гранты акчасына сатып алачаклар. Ә менә фонтан, яңа яктырту һәм агач утыртуны җирле бюджеттан финанслыйлар. Мәйданны үзгәртеп коруга кертелгән акчаларның гомуми суммасы 100 миллион сумнан артып китәчәк.
Шулай итеп, ел ахырына Алабуганың үзәгендә фонтаны булган күпфункцияле мәйдан барлыкка киләчәк, ул шәһәр халкының күңел ачу, бәйрәмнәр үткәрү һәм ял итү урыны буларак билгеләнгән.
Эльмира Әхмәдиева яшелләндерү мәсьәләсен аерым билгеләп үтте. Башкарма комитет җитәкчесе сүзләренчә, яңа агачлар утырту һәм гамәлдәге яшел зоналарны яңарту мәсьәләсенә муниципалитет һәрвакыт бик игътибарлы карый.
«Узган ел 1000нән артык агач утыртылды, быел кимендә 1000 агач утыртырга уйлыйбыз. Болгар урамында яңа агачлар утыртылачак, шулай ук торак массивны юлдан аеру өчен «Царицыно» бистәсе янында агачлар утырту дәвам итәчәк», — дип хәбәр итте ул журналистларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев