Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада маршруткада йөрү бәясе арта: моның өчен биш сәбәп бар

Пассажир ташучылар җәмәгать транспортында йөрү бәясен арттырырга тәкъдим итте.

Алабугалыларның күбесе шәхси транспортка ия. Әмма маршрут таксилары хезмәтләренә ихтыяҗ барыбер кимеми. Мэриядә шәһәр депутатлары, Иҗтимагый совет һәм Алабуга районы Ветераннар советы әгъзалары катнашында пассажирлар йөртүгә тарифны арттыру буенча киңәшмә узды.

2025 елның 1 гыйнварыннан бәяне арттыру инициативасы белән шәһәрдә пассажирлар ташучы эшмәкәрләр — Наилә Мәрданова һәм Илья Карионов чыгыш ясады. Аларның тәкъдиме район администрациясе тарафыннан каралды.

Сәбәпләр бар

Депутат комиссиясенә АМР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Илфак Хәбибуллин хәбәр иткәнчә, экспертлар икътисади исәп-хисаплар үткәргән. Алардан күренгәнчә, бүген юл йөрү бәясе 40,5 сум тәшкил итәргә тиеш.

Тариф артуның төп сәбәпләре: транспорт өчен ягулык һәм запас частьләр бәясе, техник карау, ОСАГО бәясе арту, машина йөртүчеләрнең хезмәт хакын арттыру.

— Элек пропан бәясе 21 сумны тәшкил итә иде, ә бүген — 29 сум, — дип аңлатты эшмәкәр.

Моннан тыш, машина йөртүчеләргә лаеклы хезмәт хакы таләп ителә: хәзер ул 12 сәгатьлек эш көне өчен 60-70 мең сум тәшкил итә. Пассажир ташучылар ышандыруы буенча, монда артык сәгать эшләү рөхсәт ителми — пассажирларны йөртү зур җаваплылык.

Маршруткалар аз

Хәзер шәһәрдә пассажирларны 17-19 автобус йөртә. Иртәнге һәм кичке час-пик вакытында тукталыштан китүе кыен, диләр алабугалылар. Ял көннәренә килгәндә, автобусны тагын да озаграк көтәргә туры килә — рейслар арасындагы интерваллар арта. Шул ук вакытта расписание пассажирлар агымын исәпкә алып төзелгән.

Бу проблемалар турында халык арасыннан сайлаган кешеләр ташучылар белән киңәшмәдә сөйләделәр. Эшмәкәрләр сәбәпне кадрлар кытлыгында күрә. Тарифны арттыру нәкъ менә шушы проблеманы хәл итәргә тиеш.

Шул ук вакытта депутатлар җәмәгать транспорты өлкәсендә уңай үзгәрешләрне билгеләп үтте. Машина йөртүчеләр тарафыннан тупас хокук бозулар һәм агрессив йөрүгә шикаятьләр азайган.

Тариф нигезле

Депутатлар 40 сум — пассажирлар өчен, бигрәк тә студентлар һәм пенсионерлар өчен зур сумма булуы белән килешләр, әмма тәкъдим ителгән исәпләүләр буенча, арттыру икътисади яктан нигезләнгән булуын таныдылар. Пассажир ташучыларга шәһәргә хезмәт күрсәтүче маршрут таксиларының санын арттырырга тәкъдим ителде.

Исегезгә төшерәбез, тарифлар соңгы мәртәбә 1 апрельдә арткан иде. Хәзергә юл йөрү бәясе 35 сумны тәшкил итә.

Альтернатива

Киңәшмә барышында депутатлар таксига артык югары бәяләр проблемасына да кагылды. Инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Евгений Николаев билгеләп үткәнчә, бу өлкәдә хезмәт күрсәтү бәясенә җирле хакимиятнең йогынты ясау мөмкинлеге юк, чөнки, закон нигезендә, вәкаләтләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев