Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада машина йөртүче җәяүлене бәрдергән өчен 15 мең сум түләячәк

2025 елның 21 августында «Лада» автомобиле йөртүчесе җәяүлене бәрдерә.

Татарстан Республикасының Алабуга шәһәр суды җәяүленең уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алуына китергән юл-транспорт һәлакәте турындагы эш буенча карар чыгарды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, 2025 елның 21 августында «Лада» автомобиле йөртүчесе җәяүлене бәрдерә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүленең сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерелә.

Авариядә гаепле кеше суд утырышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуда үз гаебен тулысынча таный. Шунысы игътибарга лаек, зыян күрүче үзе судтан машина йөртүчегә карата катгый җәза чараларын кулланмауны сорый.

Эшнең барлык шартларын карап чыгып, суд машина йөртүчене РФ КоАП 12.24 маддәсенең 2 өлеше буенча административ җаваплылыкка тарту карарын кабул итә. Җәза сыйфатында 15 000 сум күләмендә административ штраф билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев