Алабугада махсус хәрби операция зонасында һәлак булган сугышчыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Алабугалыларга Батырлык ордены һәм «Батырлык өчен» медален бирделәр.
Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган алабугалыларның бүләкләре гаиләләренә тапшырылды.
Һәлак булганнан соң Батырлык ордены белән Руслан Буланов бүләкләнде. Орденны аның әнисе — Римма Буланова алды. Айнур Гатауллин да һәлак булганнан соң «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Дәүләт бүләге сугышчының әти-әнисенә — Гөлсем һәм Алмаз Гатауллинарга тапшырылды.
Гомумшәһәр планеркасында хәрбиләрнең ата-аналарына бүләкләрне АМР башлыгы Рөстәм Нуриев бирде. Ул гаиләләрнең кайгысын уртаклашты һәм якташларның батырлыгы онытылмаячагын ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев