Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Май чабу бәйрәменең их яхшы карачкысын сайлаячаклар

Май чабу бәйрәме символы матур, позитив һәм кабатланмас булырга тиеш.

Алабугада «Ой, Маслена-красота» конкурсы узачак. Бәйге 14 мартта Ленин мәйданында Май чабу бәйрәме вакытында оештырыла. 

Катнашучылар ясаган карачкылар төрле материаллардан эшләнгән һәм 1,5 м биеклектә булырга тиеш. 

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, карачкы матур, позитив һәм кабатланмас булырга тиеш. Моннан тыш, конструкция авторы күрсәтелгән этикетка булу мәҗбүри. 

Конкурста өч җиңүче билгеләнәчәк. Аларны дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләячәкләр. 

Катнашу өчен гаризалар 6 мартка кадәр кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 7-04-64.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев