Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Май чабу курчаклары конкурсы игълан ителде

Конкурс 6 мартта узачак.

Алабугада Май чабу бәйрәме кысаларында «Ой, Маслена-Красота!» дип аталган конкурс оештырыла. Курчак ясау бәйгесендә оешма коллективлары, гаиләләр, курчак ясаучы авторлар катнаша ала. 

Конкурс 6 мартта Ленин мәйданында Масленица бәйрәме вакытында узачак. Җиңүчеләрне шунда ук 13.00 сәгатьтә бүләклиләр.

Конкурста катнашу өчен төрле материаллардан эшләнгән, кимендә 1,5 метр зурлыктагы Май чабу курчагы ясарга кирәк. Карачкы (масленичное чучело) төрле-төсле, бәйрәмчә булырга тиеш. Композицияләр төзү рөхсәт ителә.

Конкурс комиссиясе тарафыннан бәяләнгәндә авторлар үзләренең эшләре белән янәшә булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев