Алабугада җәмәгать транспорты эше яхшырган
Шәһәр-районда транспорт эшен яхшыртуга бәйле сораулар белән 3-81-16 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Инфраструктура үсеше бүлеге җәмәгать транспортының ничек эшләвен тикшерүне дәвам итә.
Ачыклауларынча, вәзгыять яхшы якка үзгәрә бара.
− 25 сентябрьдән 8 октябрьне дә кертеп, соңгы чыгыш ясау вакытына транспорт йөреше 47-50 процент булса, бүгенгә ул 81,3 процентка җитте. Уңай үзгәреш бар. Эшне дәвам итәбез, − дип белдерде шәһәр киңәшмәсендә райбашкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Эдуард Гаязетдинов.
Район башлыгы урынбасары Олег Колпаков моңа системалы эшләү ярдәм итүен әйтте.
− Җәмәгать транспорты буенча башкарма комитет тарафыннан зур эш алып барыла. Каты күзәтсәң, йөртүчеләр белән эшләсәң, маршрутларга кагылышлы эшнең яхшыруын күрәбез, − диде ул.
Әйтергә кирәк, районда бүген 23 маршрут: 13е шәһәрдә, 2 се вакытлыча эшли торган, 8е − шәһәр яны маршрутлары. Автопаркта — 50 машина.
Шәһәр-районда транспорт эшен яхшыртуга бәйле сораулар белән 3-81-16 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев