Алабугада Милләтләр театрының иҗади лабораториясе эшли
5 июльдән 13 июльгә кадәр Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең ландшафт-музей киңлекләрендә Татарстан Республикасы театрлары катнашында Дәүләт милләтләр театрының иҗади лабораториясе эшли.

Монда актерлар, гадәттәгечә, үзләренә сәхнә тирәлеген яраклаштырмыйча әйләнә-тирәдәге табигый-архитектура киңлегенә үзләре «кереп урнашалар». Шәһәр халкы һәм кунаклары яңа спектакльләрнең барлыкка килүен күрәчәк. Алай гына да түгел, бу спектакльләр турында фикер алышуда катнашып һәм үзләренә ошаган иҗади карарлар өчен тавыш биреп, хәтта аларның киләчәк язмышына йогынты да ясый алачак. Соңыннан, берникадәр тулыландырганнан соң, спектакль эскизлары театрлар репертуарына кертеләчәк.
Иҗади лаборатория — Россия Мәдәният министрлыгы, Милләтләр театры, Евгений Мироновның «Театраль инициативалар» хәйрия фонды һәм Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең (АДМЯ) уртак проекты. Анда Чаллының «Мастеровые» рус драма театры, А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры, Түбән Кама шәһәренең яшь тамашачы театры катнашты.
5 июльдә лаборатория ачылды, аннары аны оештыручылар, җитәкчеләр һәм артистлар Алабуганың тарихи кварталы һәм музей утарлары белән танышты. Бөгелмә драма театрының баш режиссеры Александр Лебедев (Ульяновск), куючы режиссер Виктория Печерникова (Мәскәү) һәм Саров шәһәре драма театрының баш режиссеры Константин Соя (Санкт-Петербург) булачак эскизларны ясау һәм күрсәтү өчен урыннар сайладылар. Өчесе инде билгеләнгән, бу М. И. Цветаеваның мемориаль комплексы, Интеллект-үзәк һәм конференц-зал. Дүртенчесе сюрприз булып кала.
АДМЯ генераль директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Деготьков билгеләп үткәнчә, алабугалылар 2021 елда иҗади лабораторияне музей киңлекләрендә уздыру карары өчен Евгений Мироновка рәхмәтле. «Беренче иҗади лабораториядән, көтелмәгән аралашу һәм иҗат итү форматыннан әле дә җылы һәм якты тәэсирләр саклыйбыз», — дип билгеләп үтте ул. Быел икенче иҗат лабораториясе узачак.
«Мнениегуру» интернет-журналының баш мөхәррире, «Алтын битлек» премиясенең эксперт советы әгъзасы Лариса Каневская Мәскәүдән читтәге театрларны, бигрәк тә Татарстанныкын бик яратуын һәм Милләтләр театры командасы әгъзасы булуына бик шат булуын әйтте, чөнки иҗади лабораторияләр — гаҗәеп иҗади дөнья.
Россиянең кече шәһәрләре театрларына ярдәм итү буенча федераль программа кураторы Елена Носова (Мәскәү) проектның форматы, аның Алабугадагы вакыйгалары турында сөйләде һәм программа бик зур һәм ул Россия кече шәһәрләре театрлары фестивален, Мәскәүдә Милләтләр театры сәхнәсендә җиңүче спектакльләр күрсәтүне, күчмә иҗади лабораторияләрне үз эченә ала, дип ассызыклады.
Икенче көнне артистлар үзләре эшләргә тиешле әсәрләр һәм сценарийлар белән таныштылар. Дүшәмбедән репетицияләр башланды. Моннан тыш, атна дәвамында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте артистлары һәм студентлары өчен сәхнә сөйләме һәм актер осталыгы буенча педагог, Санкт-Петербург яшьләр театры актрисасы Людмила Бояринова-Морозова тренинглар һәм мастер-класслар алып барачак.
Сүз уңаеннан, артистка инде икенче тапкыр безнең шәһәргә килә. «Могҗизалар турында хыяллансаң, аларга таба барсаң — алар кабатлана. Мин Шишкин, Дурова һәм башка даһиларга илһам биргән урыннар белән яңа очрашу көтәм», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев